Дөньяда ниләр бар?
5 апрель 2024, 03:50

"Крокус"та кешеләрне коткаручы табиблар кайчандыр Беслан фаҗигасен кичергән

Подмосковьедагы канлы терактка бүген ике атна тула...

takiedela.rutakiedela.ru
Фото:takiedela.ru

 “Крокус Сити Холл”да җәрәхәтләнүчеләрне коткарган табиблар арасындагы Казбек Цалоев һәм Камболат Баев үзләре дә Беслан терактын кичергән. 20 ел элек диярлек алар террористлар  мәктәпкә һөҗүм иткән иде.

“Российская газета” язуынча, Бесланда мәктәпне террористлар басып алганда Баевка – 9, Цалоевка 12 яшь булган. Баев сөйләвенчә, Бесланда ул бер укучы кызның әтисе ярдәме белән исән кала, ә үз кызын, кызганычка каршы, ата кеше коткара алмый. Цалоев исә террористлар тырнагыннан тәрәзә төбенә менеп котыла – шартлау дулкыны аны мәктәп ихатасына алып очыра.

Икесе дә соңрак Төньяк Осетия дәүләт медицина академиясенә укырга керә һәм аны тәмамлагач, төрле дәваханәләргә реаниматолог булып эшкә урнашалар.

“Крокус”тагы теракт көнендә Баев эшләгән клиникага дүрт кешене китерәләр. Алар арасында җитди яраланган хатын да була. Хатынны коткара алганнар. Цалоев сүзләренчә, ул “Крокус”та каза күргән кешеләрнең  хис-тойгыларын бик яхшы аңлый...

“Террористлар белән беренче видеоларны күргәч, (...)  ничәмә еллар үзебез кичергән нәрсәләр күз алдыннан үтте. Теракт корбаннарының күңелләрендә ниләр барын мин беләм һәм аңлыйм”, – ди Казбек Цалоев.

22 март көнне “Пикник” төркеме көнцерты башланырга санаулы минутлар кала дүрт коралланган ир “Крокус”ка бәреп керә. Алар тамашачыларга һәм сакчыларга ут ача, ахырда бинага ут төртә. Соңрак җинаятьчеләр машинага утырып кача, аларны Брянск өлкәсендә тоткарлыйлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, теракт корбаннары саны 145 кешегә җиткән... Тагын 695 кеше төрле дәрәҗәдә каза күргән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас