Дөньяда ниләр бар?
4 апрель 2024, 08:13

Тайваньда җир тетрәгән

3 апрельдә Тайваньдә җир тетрәгән. 

Тайваньда җир тетрәгәнТайваньда җир тетрәгән
Тайваньда җир тетрәгән

Нәтиҗәдә, 100гә якын кеше яраланган, 7 кеше һәлак булган, биналарга зыян килгән.

         Башта җир 7,5 магнитуда көчендә тетрәгән.  Тайвань үзәк метеорология идарәсе утрауның көнчыгыш ярында бер-бер артлы 3,4 һәм 6,5 магнитудалы  20дән артык җир тетрәү теркәгән.  Япония Тайвань ярларында җир тетрәү көчлерәк— 7,7 магнитудалы булды дип белдергән.  Бу соңгы 25 ел эчендә иң көчле җир тетрәү булган.  1999 елның 21 сентябрендә утрауда җир тетрәү 7,3 магнитудалы булган.

         Җир тетрәүдән соң цунами Япония ярларына кадәр  барып җиткән. Япониянең төп метеорология агентлыгы атна эчендә җирнең яңадан тетрәү ихтималлыгын фаразлаган.

Фото: bangkokbook.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас