Дөньяда ниләр бар?
3 апрель 2024, 19:50

Тагын мобилизациянең яңа дулкыны турында сөйли башладылар

Бу хакта уйларга да куркыта.

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Кичә интернетта Украина башлыгы Зеленскийның Русиядә яңа мобилизация дулкыны әзерләнә дигән хәбәре таралды.

"Русия 1 июньгә өстәмә 300 мең хәрбине мобилизацияләргә җыена", - дигән ул Финляндия президенты Александр Скубб белән Киевта узган уртак матбугат конференциясендә. Зеленский шул уңайдан Украина да үз мобилизациясен әзерли, дигән. 

Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бу имеш-мимешләрне кире какты.

Дәүләт Думасының оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов та шулай ди: "Безгә мобилизация кирәкми. Бүгенге көндә илдә коралланган көчләрне комплектлау буенча система җайга салынган". 

Чыганак:  SHOT Telegram-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас