Төньяк Корея урта ераклыкка очучы яңа баллистик ракетасын уңышлы сынаган. Пхеньянның бөтен ракеталары да атомнан дип белдергән Корея үзәк телеграф агентлыгы.
КХДР баллистик ракетасын Япон диңгезе ягына очырган. Бусы Төньяк Кореянең баллистик ракеталарын быел инде өченче тапкыр очыруы булган.
Март ахырында КХДР лидеры Ким Чын Ынның бертуган сеңелесе Е Чжо Төньяк Кореягә Япония премьер-министры Фумио Кисидадан ике ил арасында югары дәрәҗәдәге саммит үткәрергә тәкъдим булуы турында белдергән. Очрашырлармы, вакыт күрсәтер?
Фото: zensovet.ru