Дөньяда ниләр бар?
4 апрель 2024, 08:30

Израиль шашына

Ул тыныч тормышта яшәүче халыкка беренче тапкыр гына һөҗүм итмәде.

Израиль шашынаИзраиль шашына
Израиль шашына

Газзәдә Израиль армиясенең мәрхәмәтлелек оешмасы конвоена һөҗүм итүе нәтиҗәсендә 7 волонтерның гомере өзелгән.  Бу хәлдән соң Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху армия аларны ялгыш утка тоткан һәм мондый очраклар башкача кабатланмас, дип вәгъдә иткән. Вакыйгадан соң АКШ президенты Джо Байден Газзәдәге тыныч тормышта яшәүче халыкны яхшы сакламаганы өчен Израильне тәнкыйтьләгән.

1 апрельдә  исә Израиль армиясе Сүрия башкаласы Дамаскта Иран илчелеге янындагы бинаны утка тоткан.  Һөҗүм нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды дип белдерде Иран. Вакыйгадан соң Иран чит ил эшләре министры Хөсәен Әмир Абдоллахиан БМОның бу җинаятьне кискен тәнкыйтьләп, адекват һәм анык җавабын таләп итте.  БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш белән телефон аша сөйләшү барышында ул оешманың тынычлык һәм хәвефсезлекне саклау буенча җаваплылык тотуын исенә төшергән. Шуннан соң БМО Израильнең Иран консуллыгына һөҗүм итүенә карата чиктән тыш борчылуын белдерде.

Русия  Израильнең Сүриягә һөҗүм итүен кискен тәнкыйтьләде һәм ил суверенитетын тупас бозуда, конфликт утын дөрләтергә тырышуда гаепләде.

Израиль көннән-көн шашына. Ул тыныч тормышта яшәүче халыкка беренче тапкыр гына һөҗүм итмәде. Соңгы вакытларда гына меңнәрчә кешенең гомерен кыйды ул. Кызганычка каршы, Израиль нинди генә тәнкыйть сүзләрен ишетмәсен, барыбер үзенең мәкерле уйларын тормышка ашырып тора. Ә хәзер уйлап карыйк: әгәр Иран аның илчелегенә һөҗүм итсә, Израиль ни кылыр иде икән? Иранга атом белән кизәнер идеме? Булмас димик, Аллаһ сакласын!

Фото: life.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас