Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 апрель , 13:46

Йөрәк чирле хатынга тәнен суытып операция ясаганнар

Менә сиңа мә! 

Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.

Республика кардиология үзәге табиблары сирәк очрый торган операция үткәргән. Операция вакытында алар пациент хатынның тән температурасын 30 градуска кадәр төшергәннәр. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, Борай районында яшәүче   тумыштан йөрәге чирле хатын гомере буе кардиологта исәптә торган, даими күзәтелгән. Күптән түгел ул күкрәк турысындагы ешайган авырту тойгысына, хәлсезлек һәм ютәлгә зарланган. Район   дәваханәсе  табибы  авыруга кардиоүзәккә өстәмә тикшерү узарга юллама биргән. Уфада пациент хатынга ЭХО КГ үткәргәннәр, процедура вакытында аңарда коточкыч зурлыктагы –  6 см – аневризма ачыклаганнар. Аневризма уң һәм сул як йокы артерияләренә таралган. Аорта аневризмасы, ягъни аның катламлашуы  кеше гомере өчен җитди хәвеф белән яный. Бу очракта кичекмәстән операция сарга кирәк.  

“Табиблар бригадасы авыру хатынга “алтын стандарт” буенча  операция ясаганнар. Бенталл де Боно махсус операциясе турында нәкъ шулай диләр. Операция вакытында катламлашкан кан тамырын алып ташлап, аның урынына протез куйганнар. Моннан тыш, йөрәк ритмын нормальләштерү өчен шушы ук операция барышында хатынга кардиостимулятор куйганнар. Катлаулы операция 3 сәгать дәвам иткән һәм ул тән температурасын 30 градуска кадәр төшереп,  ясалма кан әйләнешен кулланып үткәрелгән”, – дип яза Айрат Рәхмәтуллин.

Бүгенге көндә авыру ханымны  реанимациядән палатага күчергәннәр. Ул үзен яхшы хис итә, алда аны реабилитация процессы көтә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: