Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 апрель , 21:32

Татарстанга һөҗүм иткән Украина дроннары каян очып килгән?

Кемдер дроннарны  Казахстаннан очырганнардыр, ди. 

Татарстанга һөҗүм иткән Украина дроннары каян очып килгән?
Татарстанга һөҗүм иткән Украина дроннары каян очып килгән?

Бүген Татарстанга һөҗүм иткән самолет тибындагы Украина беспилотникларны Украина территориясеннән  очырмаганнардыр, ди хәрби эксперт, запастагы полковник  Андрей Демуренко. 

“Московский комсомолец” белән әңгәмәсендә  ул дошманга  Украина территориясеннән 1000 километрдан ераккарак арага дроннар очыру мәгънәсез һәм перспективасыз, ди.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән дроннар Татарстанга һөҗүм итте. Өч үзгәртеп корылган  пилотсыз  идарәле җиңел моторлы самолет Түбән Камадагы  “Алабуга” икътисади зонасындагы предприятиеләр территориясен атакалады. Бер дрон заводка һөҗүм иткән, ике дрон предприятие хезмәткәрләре яшәгән тулай торакка төшкән.

Атаканың максаты “Шойгу оранжереялары” булуы ихтимал. “Герань-2” беспилотникларын җитештерүче цехларны халык телендә шулай йөртәләр. Шулай да, төп координатларны белмәгән дошман  дроннарны җыюга җәлеп ителүче студентларга һөҗүм итмәкче булган.

Дроннар Украинадан очырылган булса, алар искимтәле зур юл (1200 кмдан артык) үткән, диләр  хәрби экспертлар.

Әмма  Генераль штабның элекке офицеры,  отставкадагы полковник Андрей Демуренко беспилотникларны Русия территориясеннән очырган булулары ихтимал, ди.

–Дрон Украинадан очып килмәгән. Моны төгәл әйтә алам. Дошманга аны үз территориясеннән очыру отышлы түгел, – ди эксперт. – Чөнки Украинадан очып килгән вакытта  бу аппарат радиолокация станцияләре  белән берничә  нурланышы  полосасын узачак, һәм аны, әлбәттә күреп-сизеп калачаклар.

БПЛАның өлешләрен посылка белән алганнардыр дип уйлыйм: канатларын аерым, моторын икенче посылка белән, шартлаткычны  да аерым алганнардыр. Берәр урман тирәсендә, шартлы рәвештә әйткәндә, 100-200 км ераклыкта җыйганнардыр да очырганнардыр.

Демуренко билгеләвенчә, Русиянең төбәкләренә мондый һөҗүмнәр  дәвам итәчәк, ә ату ераклыгының арту ихтимал.  

- Бу янауларга каршы тору эшенә Украина террорчылык ячейкаларының эшчәнлеген туктату өчен безнең махсус хезмәтләр җәлеп ителергә тиеш. Хәрби күзлектән караганда,  һәр электр станциясенә безнең ПВО чараларын, хәтта тактикларны да куя алмыйбыз. Без бөтен территориягә тарала алмыйбыз, чөнки безнең төп һөҗүм юнәлеше бар, –  дип саный Демуренко.

Шул ук вакытта критик инфраструктура объектларын саклауның тагын бер ысулы бар, ягъни предприятие җитәкчеләрен периметр буенча дроннар белән көрәшүнең пассив чараларын куярга мәҗбүр итү, ди хәрби эксперт. 

Чыганак: mk.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: