Дөньяда ниләр бар?
2 апрель 2024, 05:39

Төркия акчалы туристларны гына көтә

Төркия — Русия халыкларының иң яраткан ял урыннарының берсе.

Төркия акчалы туристларны гына көтәТөркия акчалы туристларны гына көтә
Төркия акчалы туристларны гына көтә

Шушы көннәрдә Төркиянең оппозицион Халык-республика партиясе сәяхәтчеләрнең аеруча яраткан ял урыны — Анталия шәһәренә акчасыз туристлар килүенә карата фикерен белдергән. «Бөтен нәрсәдә акча экномияләп, кунакханәдән чыкмый яткан пакетлы туристлар безгә кирәкми»,- дигән партия рәисе Озгюр Озель.

         Ул Анталия шәһәренең ял вакытында күп акча тотынырга әзер булган сәяхәтчеләргә йөз тотуын әйткән. Әлеге вакытта шәһәр, читтән килүчеләр агымы гаять зур булуына карамастан, яхшы керем ала алмый икән. Анталиядә туристлар көненә уртача 99 доллар сарыф итсә, Испаниядә —200 доллар. Төрекләр үзләре чит илләргә баргач 639 доллар «туздыра».

         Әйткәндәй, чынлап та Төркиядә туристлар истәлекле урыннарга барудан баш тарта башлаган. Моңа билетларга бәяләр артуы сәбәпче булган.

Фото: turk.estate 

 

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас