Украина еракка очучы «Taurus» ракеталарын куллана калса, бу конфликтны тагын да көчәйтүгә китерер иде, дип белдергән Германия канцлеры Олаф Шольц.
«Taurus» кулларына эләгә калса, Украина кораллы көчләре Мәскәүгә атарлар иде дип саный ул. Ә Мәскәүнең Калининградта атом-төш боеголовкалары белән баетылган «Искәндәр» ракеталары тора, алар исә «Taurus» Мәскәүгә очкан арада Берлинга тизрәк барып җитәр иде.
Шольц үзенең сәясәте белән Украинаны тизрәк Русия белән тынычлык турында сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр итәргә тырышуын күрсәтә дип саный Европа сәяси экспертлары. Германия Украинага күбрәк ярдәм күрсәтә алыр иде, моның өчен аның финанс мөмкинлекләре бар, әмма Шольц аңлы рәвештә бу адымга бармый дигән фикердә алар.
Фото: rider-news.ru