Нефтекамада бер ир-ат зур күлләвектә су кергән. Водолазлар кия торган маскадагы ирнең кыланмышларын сурәтләгән видеоязма кичә “Честный репортаж” Телеграм-каналында пәйда булган.
Видеоязмадан күренүенчә, шорты һәм сланцы кигән ир кабартылган алсу төстәге фламингоны тотып, пычрак судан китеп бара. Күлләвекнең нәкъ уртасына барып җиткәч, ул берникадәр вакыт күлләвек эчендә кабартылган җайланмасында утырып тора. Аннары торып китә. Бу “иҗади адым”ның асылы нидә булгандыр, ул хакта язмыйлар. Бәлки, ул күп катлы йортлар ихатасындагы зур күлләвеккә игътибар иттерәсе килгәндер, ә бәлки бәхәстә отылгандыр.
Чыганак: bashinform.ru