Дөньяда ниләр бар?
2 апрель 2024, 05:33

Михнәтле Югославия

Моннан нәкъ 25 ел элек, 1999 елның 24 мартында, НАТО Югославияне бомбага тотты.

Михнәтле ЮгославияМихнәтле Югославия
Михнәтле Югославия

Косово статусы буенча уңышсыз сөйләшүләрдән соң, илдә хәрби операция башлана: Югославия президенты Слобадан Милошевичтан, каты чаралар куллану белән янап, Косоводан гаскәрләрне чыгаруны таләп итәләр. Тыныч тормышта яшәүче калалар 78 көн буена бомбага тотыла. НАТОның 12 әгъза-иленең 59 базасыннан күккә күтәрелгән 1030 самолет 35 меңнән артык очыш ясый. Нәтиҗәдә, Югославия властьлары Косоводан китәргә ризалаша. Төбәккә НАТО карамагындагы полиция контингенты кертелә. Әмма хәрби конфликт авазы бүгенге көнгә кадәр саклана, ә Косово мәсьәләсе вакытлыча  кузгатылмый тора.

         Ул чакта Көчләр Югославия файдасына булмаган.  Аның хәрби көчләре совет чорындагы хәрби куәтнең күләгәсе генә: серблар кулында нибары 400гә якын совет танкы булган. Һавага каршы ату коралы һәм авиациясе кызганыч хәлдә булган. Һава флоты да НАТОның меңнән артык армадасына каршы торырлык булмаган.

         28 мартта АКШ президенты Билл Клинтон НАТО буенча әгъза-илләр коллегалары белән киңәшләшкәннән соң, Югославияне бомбага тотуны көчәйтергә карар итә. НАТО Слобадан Милошевичны ничек тә бәреп төшерергә тырыша. Көнбатыш сәясәтчеләре президент гаиләсе һәм аның тарафдарларын Социалистик Югославия җимерелгәннән соң хәерчелеккә төшкән сербларны талауда гаепли. Һәм 78 көн буена бертуктаусыз дистә меңнәрчә бомба яудыра. Моннан тыш, йөзләрчә канатлы ракеталар очыра. Һәм алар еш кына хәрби объектларга түгел, ә тыныч тормышта яшәүче халык башына ява. НАТОның йөзләрчә самолеты, ил властьларын Косовоны танырга һәм аның шартларын кабул итәргә мәҗбүр итү өчен, Белград, Приштинг, Ново-Сад һәм башка шәһәрләр күгендә тыз-быз оча.

         Югославиядә серблар, хорватлар, босняклар, словеннар, македоннар, черногорлар, албаннар, венгрлар, чегәннәр, болгарлар, русиннар, төрекләр һәм башка төрле милләтләр яши. Мәгълүм булуынча, Югославия җирендә яшәүче халыклар арасында конфликтлар туып кына торган. Аларның һәркайсы үзенең бәйсезлеген һәм төп милләт булуын якларга тырышкан. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Югославия  6 союздаш  республикага оешкан. Серблар күпчелекне тәшкил иткән.

Югославиянең Социалистик партиясе бердәм сәяси көч буларак 1990 елда гамәлдән чыга. Югославия составыннан, бер-бер артлы бәйсезлек игълан итеп, Хорватия, Словения, Македония һәм Босния чыга. Нәтиҗәдә, аларның территорияләрендә канкойгыч сугышлар башлана.

1992нче елда Югославия Союз Республикасы — Сербия һәм Черногория Союзы төзелә. Аның территориясендә сугыш булмый, серблар, милли дәүләт оешмалары бәйсезлеген саклап калу өчен, күрше Босния һәм Герцеговинада сугыша. Әмма Сербия һәм Албания чикләрендә урнашкан Косово кайнар ноктага әверелә.

Сербиянең тарихы урта гасырларда бәйсез булган нәкъ Косово кенәзлекләреннән башланган. Косовода албаннар гомер бакый славян халыклары белән күрше яшәгән. Осман йогынтысы нәтиҗәсендә албаннар мөселман була һәм сербларны өнәмиләр, мәсәлән, Балкан ярымутравында сугыш барганда османнар  яклы булалар.

            1990 елларда зур Югославия таркалганнан соң Хорватияне Көнбатыш сәясәтчеләре яклап чыга.1995 елда исә Босния һәм Герцеговинада канкоеш башлана. Бу крайда, Косоводагы сыман, мөселманнар белән христианнар иңгә-иң терәп яши.  Боснякларны көнбатыш сәясәтчеләре хупласа, сербларны — Русия.  Босниядә барган канкоешка НАТО катнашырга карар итә: альянс көчләре Босния территориясендә сербларның дәүләт дип игълан иткән Серб Республикасын бомбага тота. Бомба яудырулардан соң серблар сөйләшүләр алып барырга ризалашалар. 1995 елда АКШның Огайо штатындагы Дейтон шәһәрендә бәйсез Герцеговина белән Босния тууына нигез булган Дейтон килешүе төзелә. Балкан ярымутравында канкоеш берникадәр вакытка тынып тора. Югославия дәүләте җимерелгәннән соң серблар 10 ел дәвамында Косово өстеннән контрольлек итүне саклап калалар, әмма крайның хокукый статусы турындагы мәсьәлә юкка чыкмый.

1998 елның 28 февралендә Косово азатлык армиясе Косово өчен кораллы көрәш башлавын игълан итә. Слобадан Милошевич җитәкчелегендәге ил властьлары Косовоны бирергә җыенмый. 1998 елда Югославия Союз Республикасы армиясе хәрби операция үткәрә һәм Косовоны үзенең контроле астына ала. Төбәктән Европага качаклар агыла башлый — барлыгы 200 мең кеше  китә. Слобадан Милошевичны кеше хокукларын бозуда, албаннар геноцидында, хәрби җинаятьләрдә гаеплиләр. 1998 елның сентябрендә НАТО илне тынычлыкка мәҗбүр итү өчен хәрби операция планлаштыра башлый. Слобадан Милошевич үз карашларыннан ваз кичмәгәч, 1999 елның 24 мартында Югославиягә беренче бомбалар төшә.  Бомбага тоту Слобадан Милошевич армияне Косоводан чыгарырга ризалашканга кадәр дәвам итә. Слобадан Милошевич бер елдан соң бәреп төшерелә, кулга алына, хәрби җинаятьләрдә гаепләнә һәм 2006нчы елда төрмәдә үлә. Косово 2008 елда үзенең бәйсезлеген игълан итә. Аның бәйсезлеген АКШ һәм Европаның берничә иле таный. Сербия Косовоны мөстәкыйль дәүләт итеп танудан баш тарта. Русия, Кытай, Һиндстан, Испания, Греция, Словакия, Румыния һәм Кипр Сербия яклы чыгыш ясый.

            Ә НАТО бомбалары җимергән калаларда төзелеш эшләре бүген дә дәвам итә.

Фото: mixyfotos.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас