АКШта яшәүче сиам игезәкләре Эбигейл һәм Бриттани Хенселларның берсе – Эбигейл – кияүгә чыккан. Дөресрәге, бу хәл инде өч ел элек булган, әмма туй турында алар әле генә хәбәр иткән. 34 яшьлек кыз Америка армиясе ветераны, медбрат булып эшләүче Джош Боулингка кияүгә чыккан. Хәзер алар бәби табу турында хыяллана икән.
Бриттаниның әлегә йөрәге буш, ул үз язмышын эзли.
Туйга гаилә әгъзалары чакырылган булган.
Игезәкләр 1990 елда Миннесота штатында балта остасы һәм шәфкать туташы гаиләсендә туа. Игезәкләр дөньяга килгәч, роддом бүлмәсе тып-тын кала. Ике башлы, бер тәнле баланы күргәч, табиблар аларны яши алмас дип уйлый. Шуңа да балаларны аерырга киңәш итәләр. Дөресрәге, бер баланы үтерергә – чөнки 2 кеше ясау мөмкинлеге булмый, бер бала гына яшәп кала алырга тиеш була. Әмма балаларның атасы Майк Хенсел катгый каршы чыга.
Кызларның тәннәре бер, әмма һәрберсенең үз йөрәге, бөерләре, ашказаны, арка һәм баш мие бар. Аларның һәрберсе аяк һәм кулны контрольдә тота. Эбигейл белән Бриттаниның билдән түбән барлык органнары, бәвел куыгы һәм репродуктив әгъзалары уртак.
Күптән түгел игезәкләргә 34 яшь тулган. Миннесота мәктәпләренең берсендә Брит - физика, Эбби – әдәбият укыта. Аерым кеше булсалар да, икесенә бер хезмәт хакы түләнә...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.