“Крокус Сити Холл”да 22 мартта булган фаҗигадән соң Telegram терактлар оештыруга котыртучы меңәрләгән кулланучыларның аккаунтларын блокировкалаган. Бу хакта мессенджерга нигез салучы Павел Дуров белдерә.
Дуров хәбәр итүенчә, берничә көн элек Telegram-ның рус телле кулланучылары таныш булмаган кешеләрдән терактлар оештыруга чакырган хәбәрләргә зарлана башлаган. Шикаятьләрне кабул иткәч, берничә сәгатьтән соң компания бу активлыкны булдырмау максатында төрле техник һәм оештыру чаралары күргән.
“Нәтиҗәдә берничә мең шундый хәбәрләр җибәрергә тырышучыларның гамәлләре туктатылды, ә бу флешмобта катнашкан меңәрләгән кулланучыларның Телеграм-аккаунтлар мәңгелеккә блокировкаланды”, – дигән Павел Дуров.
Аның сүзләренчә, алдагы атнадан башлап, Русия, Беларусь һәм Украинаның барлык кулланучылары аларга шәхси хәбәрләр язучылар даирәсен чикли алачак.
“Телеграм – спам-рассылкалар һәм көчләүгә чакыру урыны түгел”, – дип өстәгән Дуров.
Соңгы мәгълүматлар буенча, “Крокус Сити Холл”дагы теракт нәтиҗәсендә 143 кеше гомере өзелде. 2004 елда Беслан мәктәбен басып алганнан соң “Крокус Сити Холл” концерт залына булган бу һөҗүм – Русиядә икенче шундый зур теракт. Беслан фаҗигасендә 333 кеше гомере өзелде, шуларның 186сы – балалар.
Чыганак: bashinform.ru