Барлык яңалыклар

Евросоюз мошенниклыкка барырмы?

Русия бу хәлгә җавапсыз калырга җыенмый.

Евросоюз мошенниклыкка барырмы?
Евросоюз мошенниклыкка барырмы?

Евросоюз Русия активларыннан килгән керемне Украинага тапшыру белән күптән яный. Әлбәттә, Русия бу хәлгә җавапсыз калырга җыенмый. «Әгәр Европа Союзы бу адымга барса, димәк, алар үзләре утырган ботакны кисәләр. Без аларның карарларына дәгъва белдерәчәкбез. Бәлки, ул бер елда да хәл ителеп бетмәс, дистәләрчә елларга сузылыр. Ләкин без моны болай гына калдырмаячакбыз», —диде Русия президентының матбугат хезмәткәре Дмитрий Песков.

ЕС  РФ гамәлләреннән курыкмый, конфискация буенча эшләр дәвам итәчәк дип шапырына Евросовет җитәкчесе Шарль Мишель.  Русия экспертлары бу хәлне, ким дигәндә, мошенниклык кылуга тиңли. Үзәк банк директоры Эльвира Нәбиуллина белдерүенчә, ЕС Русиянең туңдырылган активларыннан килгән керемне Украинага бирсә, Русия Үзәк банкы  һичшиксез җавап чаралары кабул итәчәк.  Немец сәясәтчесе, икътисадчы, Айк Хамер Евросоюз РФ Үзәк банкының туңдырылган активларын файдалана калса, илләр арасында ышаныч югалуы аркасында көнбатыш валюталарына зур зыян килүе мөмкин дип саный.

21 мартта узган ЕС илләре саммитында Русия активларының 90 процентын Киевны коралландыруга, 10 процентын илне реконструкцияләүдә файдаланырга тәкъдим ителгән. ГФР канцлеры Олаф Шольц, Русиянең ЕСта туңдырылган активлары беркемнеке дә түгел, димәк, аларны Украинага хәрби ярдәм сыйфатында кулланырга мөмкин, дип әйткән.

3 млрд. евро күләмендәге акчаларның беренче траншын Киевка быел июльдә юнәлтергә исәплиләр. Киев исә ул акчаларны бүгеннән таләп итә. Русия активларының Европада күпчелегенә ия булган Euroklear оешмасы исә керемне Киевка тапшырмаска, ә саклап калырга булган.  Шулай булуга карамастан, Еврокомиссия Русия акчаларының  90 процентын таләп итә.

Австрия чит ил эшләре министрлыгы Русиянең туңдырылган активларын файдалану мәсьләсендә үтә дә сак булырга чакырган. Биредә милек хокукы турында сүз бара, шуңа күрә дә керемне тартып алу мәсьәләсен төптән уйларга киңәш иткән.

Әгәр Euroklear мондый адымга барса,  махсус хәрби операция тәмамланганнан соң, Русия Үзәк банкы аңа карата судка шулкадәр шикаятьләр яудырачак ки, Бельгия Үзәк банкы аның лицензиясен тартып алырга мәҗбүр булачак һәм моның үз чиратында глобаль финанс кризисына китерүе мөмкин дип саный абруйлы Европа экспертлары.

Фото: newsland.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: