Барлык яңалыклар

Амур өлкәсендә - ком бураны

Дөньяда ниләр генә юк!

SHOT Telegram-каналы.
Фото: SHOT Telegram-каналы. 

Амур өлкәсен кытай-монгол  ком бураны каплап алган. Нәтиҗәдә  бар дөнья  саргылт-кызыл  төскә буялган.

Благовещенскида күк йөзе бакыр төскә кергән. Ком урамнарга ята, биналар һәм машиналар өстенә утыра. Җирле халык сулыш алу белән бәйле проблемаларга зарлана.

Амур өлкәсенең Гидрометүзәгендә  сөйләүләренчә, Монголия һәм Кытайдагы ком бураннары Приамурье территориясенә берничә көн йогынты ясаячак. Бик кирәк кенә булмаса, җирле кешеләргә   тышка чыкмаска, күзләрне ком һәм тузаннан сакларга киңәш итәләр. 

Чыганак: lenta.ru

Амур өлкәсендә - ком бураны
Амур өлкәсендә - ком бураны
Амур өлкәсендә - ком бураны
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: