Барлык яңалыклар

300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана

Бүгенге заманда шундый авыллар да бар икән әле...

300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана
300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана

Яңавыл районында яз аркасында шулкадәр кеше авылда бикләнеп калган диярлек. Авылга илтүче юлларны кар сулары юкка чыгарган.

Орловка авылы язны әнә  шулай каршылый: балчык белән комнан ясалган юл баткакка әйләнгән. Авылга азык-төлек китерә алмыйлар, балалар мәктәпкә йөрми, почта таратмыйлар.

Җирле хакимият юлны 20 ел элек ремонтлаган. Фотосурәтләрдәге  юлларга авыл халкы 2014 елда зарлана башлаган. Әмма ни түрәләрдән, ни депутатлардан файда юк, дип яза Mash Batash Телеграм-каналы. Төзелеш министрлыгында ел саен ремонтларга  вәгъдә итәләр-итүен, әмма әлегә хәлләр үзгәрми. Юл хуҗалыгы идарәсендә  бу мәсьәләне 2 апрельгә кадәр хәл итәргә вәгъдә биргәннәр.

Ай-һай, 2 апрельгә кадәр дә байтак вакыт бар бит әле... 

Чыганак:  Mash Batash Телеграм-каналы. 

300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана
300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана
300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана
300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: