Барлык яңалыклар

Якташыбыз террористлардан ничек качып котылуы хакында сөйләгән

Скрипкачы Рөстәм Сөләйманов ул кичне "Крокус"та оркестр белән чыгыш ясарга тиеш булган. 

Подмосковьеның “Крокус Сити Холл” үзәгендәге канлы теракт турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр. Якташыбыз, скрипкачы һәм дирижёр, БРның Милли симфоник оркестрының элекке баш дирижёры Рөстәм Сөләйманов (бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши. - Авт.) тә ул коточкыч вакыйга үзәгендә булган. Ул “Пикник” рок-төркеме концертында оркестр белән чыгыш ясарга тиеш булган.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Рөстәм теракт вакытында ничек качып котыла алуы хакында сөйләгән. Дирижёр сүзләренчә, музыкантлар чарага тулысынча әзер булган мизгелдә, кинәт атыш тавышлары ишетелгән.

Бәхетебез булган инде, – дип сөйли Рөстәм Сөләйманов. – Һөҗүмнең концерт алдыннан башлануы безне коткарды. Террорчылар концерт башлануының гадәттә тоткарланучан булуын белмәгәннәрдер. Без пәрдә артында утыра идек, чыгышка әзер идек. Бу вакытта  дирижёрыбыз Михаил Голиков үзенең гримеркасыннан бинага кереп баручы террорчыларны күргән, ул шул ук  мизгелдә безгә эвакуацияләнергә команда бирде.

Сөләйманов сүзләренчә, музыкантлар арасында паника булмаган, әмма берсе  дә нәрсә булуын төгәл аңламаган. Паника партердан сәхнә ягына йөгерүче тамашачылар арасында булган.

–Мин гримеркага кердем, футлярны алып, эченә скрипкамны, документларны салдым. Өс киемемне, дөрес, алмадым, ахырда ул янып беткән. Ә күп кенә егетләребез үзләренең музыка коралларын алып тормаган, әйләнеп кайтырбыз әле, дип уйлаган, – дип сүзен дәвам итә музыкант. – Без оркестр белән  “служебка” аша  парковкага чыктк. Тәмәке тартучылар бу чыгу урынын белә. Мин оркестрдагы кызларыбызны җыйдым да,  сәүдә үзәге аша  йөгереп чыктык. Аннары Павшинский җәяүлеләр күпере аша йөгереп чыгып, оркестрдагы тагын бер төркем белән очраштык һәм чиркәүгә шакыдык. Сакчы тәүдә безне кертергә теләмәгән иде, әмма соңрак ишекне ачты һәм без  берникадәр вакыт шунда утырдык.

Музыкант сүзләренчә, ул кичне Телеграм начар эшләгән, алар юньле-рәтле берни карый алмаган. Нинди фаҗига булуын алар соңрак белгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: