Барлык яңалыклар

Румыния Русиядән алтын таләп итә

Мәсьәлә аның күпме булуында.

Румыния Русиядән алтын таләп итә
Румыния Русиядән алтын таләп итә

Европа парламенты Мәскәүгә румыннарның алтынын кайтару таләбе белән резолюция чыгарган. Алтыннар Русиягә 1916—1917 елларда патша Русиясенә саклауга тапшырылган булган.

            Румыния алтынының тарихы. Беренче  Бөтендөнья сугышы вакытында Румыния Антанта яклы сугыша, ләкин аның гаскәрләрен Германия, Австрия-Венгрия, Болгария  хәрби көчләре тарафыннан бик тиз тар-мар ителә. Хөкүмәт, Бухаресттан качып чыгып китәр алдыннан, Румыния Үзәк банкының һәм тагын берничә банкның  алтын запасларын Русиягә саклауга тапшыра.  Бүгенге көндә Европарламент шушы алтын запаслары турында сүз кузгата. Румыния ягы раславына караганда, Мәскәү Бухарестка 91,5 тонна алтын бирергә тиеш.

            Алтынның Русиягә тапшырылуын беркем дә инкарь итми.  Мәсьәлә аның күпме булуында: документларда аерма шактый гына. Русия ягы раславынча, алтын белдерелгәнгә караганда чирек өлешкә азрак.

            Башка кыйммәтле әйберләрнең дә язмышы билгеле. 1935 елда, СССР белән Румыния арасында дипломатик мөнәсәбәтләр тергезелгәч, Бухарестка 1437 йөк вагоны озатыла. Нигездә алар кыйммәтле архивлар була, алар белән бергә 12 тонна алтын да тапшырыла.  Калган алтынга килгәндә алар Румыниягә акрынлап —1980 ел урталарына кадәр — бирелә.

            Гомумән, Русиянең алтыннарны тулысынча үзендә калдыру мөмкинлеге булган.  Эш шунда ки, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Румыния Гитлер Германиясенең союздашы була. Сугыш нәтиҗәләренә ярашлы, Румыния СССРга 300 млн. доллар — румын гаскәрләренең безнең илгә китергән  казаның биштән бер өлеше — күләмендә репарация түләргә тиеш булган. Моны Румыния дә, СССРның союздашлары да рәсми таныган.  Бу сумманың саллы өлеше Русиягә 1916—1917 елларда тапшырылган алтын запасы хисабына каплатылган.

            Варшава килешүе Оешмалары кысаларында Румыниянең Советлар Союзы каршында бурычлары да бар. Ул бурычлары гына алтын запасы бәясен 20—25 тапкырга артып китә.

            РФ Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белдерүенчә, Румыния алтыны мәсьәләсе беренче тапкыр гына күтәрелми.  Мәскәү мәсьәлә буенча юкка баш катырып вакыт әрәм итү генә дип кабатлап тора, әмма Бухарест дәгъвасыннан ваз кичми.

            Русия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев «румын алтыны»н таләп итүне оятсызлык дип саный. Көнбатышның  300 млрд. доллар күләмендәге Русия активларын законсыз бикләп куюларын янә исләренә төшерде.

Фото: dzen.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: