Барлык яңалыклар

Корал агымы көчәерме?

Нидерландия оборона министры Кайса Оллонгрен Евросоюз властьларын һәм НАТО җитәкчелеген, Украинага күбрәк корал һәм хәрби техника озату өчен, бөтен чикләүләрне бетерергә чакырган.

Корал агымы көчәерме?
Корал агымы көчәерме?

Быел җәй Нидерландия Украинага F-16 истребительләре  тапшырырга җыена. Барлыгы 24 самолет тапшырмакчылар.  Нидерландия Украинага шулай ук F-16 истребительләре өчен 350 миллион евролык беоприпаслар, заманча  пилотсыз очучы самолет-разведчиклар сатып алырга 350 миллион евро бүләргә карар иткән.

         Нидерландия оборона министры Кайса Оллонгрен Евросоюз властьларын һәм НАТО җитәкчелеген, Украинага күбрәк корал һәм хәрби техника озату өчен, бөтен чикләүләрне бетерергә чакырган.

         «Европада җитештерелгән бөтен коралны Киевка тапшырырга кирәк», дип белдергән Украинаның Германиядәге илчесе Алексей Макеев. Югары Рада депутаты Александр Мережко Украинага коры җир гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеген караган Франция президенты Эммануэль Макронның белдерүен мактаган.

         Шушы көннәрдә АКШ президентының милли иминлек буенча ярдәмчесе Джейк Салливан Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак белдән очрашкан.  Америка хакимияте вәкиле Вашингтонның Киевка зур ярдәм пакеты бүлә алачагын әйткән. Моңа кадәр ул ярдәм пакетын бүләргә республикачылар рөхсәт бирмәгәннәр иде. АКШ Украинага ярдәм итүен дәвам итәчәк, дип ышандырган Салливан.

         Әйткәндәй, Америка сенаторы Линдси Грэм («Росфинмониторинг» аны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән) АКШ Украинага хәрби ярдәмне кредитка гына күрсәтергә тиеш дип белдергән. Украина  исә АКШның кредит бурычларын кайтару турындагы таләбен  гадел түгел дип саный.

         Тынычлык турында сөйләшүләр алып барырга өндисе урынга, канкоешны мәңге чит илләр территорияләрендә кабызган Кушма Штатлар, Европаны да котыртып, конфликтны көчәйтү өчен корал ташый да ташый. Аларның бу гамәлләре кая илтеп җиткерер?!

Фото: rustashkent.com 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: