Барлык яңалыклар

“Иң элек мин – кеше, аннары гына такси йөртүче”

Николай төн уртасында кешеләргә ярдәмгә ашыккан. 

Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Подмосковьедагы “Крокус Сити Холл”дагы фаҗига төнендә йөзләгән кешеләрнең каза күрүчеләргә ярдәмгә итүен бөтен ил белән күзәттек.

SHOT Telegram-каналы язуынча, ул төнне таксистлар “Крокус” районында да, дәваханәләр тирәсендә кешеләрне бушлай алар әйткән адрес буенча илтеп куйган.

Фотосурәттәге Николай түбәндәгеләрне сөйли:

 “Мин иң элек – кеше, аннары гына таксист. Ә нигә бер көн кешеләрне бушлай йөртмәскә? Кешеләр хакына.  Балашихада яшәүче апам шалтыратып уятты да мондагы хәлләрне сөйләде. Һәм мин кешеләргә ярдәм итәргә уйладым”, – ди ул.

Видеоязмада бу сүзләрдән соң ир-ат якындагы халыкка: “Берәрсен илтеп куяргамы? Бушлай Мәскәү буенча һәм якын-тирәдәге адресларга илтәм”, – дип кычкырды. Шунда ук аңа өч кешене аласызмы, дип мөрәҗәгать иттеләр. Ул, ризалашып, кешеләрне утыртып кузгалып китә.

Матбугат чаралары язуынча, Русия тимер юллары “Крокус Сити Холл”дагы терактта һәлак булганнарның һәм каза күрүчеләрнең туганнарын бушлай йөртәчәк.

“Крокус”та теракт вакытында зыян күргән һәм һәлак булганнарның туганнарын Мәскәүгә һәм Мәскәүдән бушлай илтәбез. Юл йөрүне рәсмиләштерү өчен махсус 8-800-250-15-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итүне сорыйбыз”, — диелә тимер юл компаниясенең рәсми хәбәрендә.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы/ bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: