Барлык яңалыклар

Путинның җиңүе Көнбатышны шаккатырды

Бик күп илләр җитәкчеләре Владимир Путинны Русия президенты сайлауларында җиңүе белән котлады.

Путинның җиңүе Көнбатышны шаккатырды
Путинның җиңүе Көнбатышны шаккатырды

Бик күп илләр җитәкчеләре Владимир Путинны Русия президенты сайлауларында җиңүе белән котлады. Көнбатыш бу хәлгә аптырап калды.

         Владимир Путинны иң беренчеләрдән булып КХДР җитәкчесе Ким Чен Ын котлады.  Әзербайҗан, Абхазия, Алжир, Боливия, Белоруссия, Венесуэла, Гондурас, Иран лидерлары котлады. Шулай ук Һиндстан, Кытай, Төркия, Катар, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Кыргызстан, Куба, Мьянма, Мали, Никарагуа, Пакистан, Сирия, Сербия, Сәгуд Гарәбстаны, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан һәм Йәмән җитәкчеләре котлауларын җиткерде.

         Котлаулар әле дә килүен дәвам итә. Путинның җиңүе Көнбатышны, кем әйтмешли, миңгерәүләтте.  Германия сайлауларның легитим булуын танудан баш тартты. Кушма Штатлар Владимир Путинның президент булып сайлануын танырга мәҗбүр булды һәм бөтен карарлар шушы мәгълүматка ярашлы кабул ителәчәк дип белдерде. АКШның белдерүеннән соң, Германия дә Путин белән сөйләшүгә әзер булуын танырга мәҗбүр булды.

         Танысалар да – котламадылар. Көнбатыш илләре лидерлары Путинның яңадан сайлануын гадел дә, ирекле дә булмады, шуңа да  легитим түгел диештеләр. Русиядәге сайлаулар уңаеннан Евросоюзның барлык 27 әгъзасы белән белдерү ясаячакбыз, дип белдерде ЕС дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель.

         Ничек кенә танымаска маташмасыннар, Көнбатыш илләре Русиянең яңа сайланган лидеры белән исәпләшергә, аның сүзләренә игътибар итәргә, Аллаһы бирсә, тынычлык турындагы килешүгә Владимир Путин белән кул куярга мәҗбүр булачаклар.

Фото: sputnik-georgia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: