Барлык яңалыклар

Кирәкми дисәләр дә, алалар…

Зәңгәр ягулык рәхәтендә яшәргә күнеккәч ни…

Кирәкми дисәләр дә, алалар…
Кирәкми дисәләр дә, алалар…

2024 елның гыйнвары йомгаклары буенча Русиядән Франциягә сыеклатылган табигый газ экспорты күләме арткан.

Франция  бездән 293 миллион евролык газ сатып алган. Гыйнвар йомгаклары буенча, ул иң эре сатып алучы булган. Чагыштыру өчен: 2023 елның декабрендә 244 млн. евролык сатып алган булган . Нәтиҗәдә, күрсәткеч 50 миллион еврога арткан.

         Елның беренче аенда Русиядән газ сатып алуны Испания дә арттырган.  Ул РФдан 274 млн. еврога алган.  Аның декабрь күрсәткече 1,7 тапкырга кимрәк булган.

         Евросоюзның башка илләре: Бельгия, Литва, Нидерландия, Финляндия, Швеция һәм Эстония Русиядән 118 млн. еврога алган.  Гомум алганда, ЕС дәүләтләре Русиядән 684,3 млн. еврога газ алган.

         Менә шулай, Европа күпме генә санкцияләр кабул итмәсен, Русиядән газ сатып алуын туктатмый.  Зәңгәр ягулык рәхәтендә яшәргә күнеккәч ни…

        Фото: chervonec-001.livejournal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: