+22 °С
Болытлы
Русия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий МЕДВЕДЕВ Франциянең Украинага гаскәр озату планына карата үзенең фикерен белдерде.
«Тиктормас французларның Бандерляндиягә бер-ике полкын җибәрүләре начар да булмас иде. Франциягә ерак илдән табутлар кайта башласа, хәрби хезмәткәрләренең күләмле рәвештә һәлак булуларын яшереп калу мөмкин булмаячак. Аларны юк итү безнең гаскәрләрнең өстенлекле бурычы булачак. Ә француз җитәкчелегендәге әтәчләр өчен легионның тар-мар ителүе гильотинага тиң булачак», — диде Дмитрий Медведев.
Фото: newsland.com