Барлык яңалыклар

Армияләрен ныгытмакчылар

Украинадагы хәрби конфликтка бәйле рәвештә Европа илләре хәрби куәтләрен яңадан тергезмәкчеләр.

Армияләрен ныгытмакчылар
Армияләрен ныгытмакчылар

Армияләрендә хәрби көчләр җитешмәү сәбәпле, Европа илләре гомумкүләм хәрби чакыруны кире кайтару ягын карый башлаган.

         Украинадагы хәрби конфликтка бәйле рәвештә Европа илләре хәрби куәтләрен яңадан тергезмәкчеләр.  Хорватия гомум хәрби чакыру мәсьәләсен караса, Дания исә хәтта хатын-кызларны армиягә алу хакында уйлана башлаган.

2011 елда хәрби чакыруларны юкка чыгарган Германия, кораллы көчләрендә шәхси состав җитешмәве сәбәпле, мәҗбүри армия хезмәтен кертү мәсьәләсен тикшерүгә алган.

         Франция исә яңа солдатлар җыюга караганда, гамәлдә хезмәт итүчеләрне армия сафларыннан китмәскә үгетләргә җыена. Ул гражданнар өчен армиядә хезмәт итүне абруйлы дәрәҗәгә күтәрү ягын хәстәрләмәкче.

         Шунысын да искә төшереп үтик, ЕСның тышкы сәяси хезмәтләр җитәкчесе Жозеп Боррельның Евросоюз илләренең оборона тармагына финанслау кискен җитешми дигән белдерүеннән соң,  Еврокомиссия ЕСның оборона сәнәгате үсешенә 1,5 млрд. евро бүлгән.

Фото: russian7.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: