Барлык яңалыклар

Уфа мэры, Радий Хәбировны юбилее белән котлап, видео куйган

"Уфа - столица мира, так постарался Радий Хабиров!" - дип җырлыйлар видеороликта. 

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев, республика Башлыгы Радий Хәбировны  60 яшьлек юбилее белән котлап,  Телеграм-каналында кызыклы видео урнаштырган.

Видеода Уфаны күренешләрен тасвирлаучы  күптөрле кадрлар бар, шул исәптә эре социаль һәм мәдәни объектларны ачу тантанасыннан да.

Сезнең белән бер елны юбилей билгеләү  Уфа өчен – зур дәрәҗә, – дип җырлана видеороликтагы җырда һәм елдан-ел республика башкаласы күркәмләнә баруы турында әйтелә.  – Уфа – дөнья башкаласы, Радий Хәбиров шулай тырышты”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: