Барлык яңалыклар

Авыргазыда мутант дуңгыз баласы туган

Әстагъфирулла! 

12 февраль көнне Авыргазы районының Бишкаен авылында Осиповлар хуҗалыгында  алгы тәпиләренең аномалиясе белән дуңгыз баласы туган.  Дуңгыз баласына Дуняша дигән кушамат такканнар. Аның бер тоягы урынына берьюлы ике тояк.  “Авыргазы хәбәрләре” гәзите хәбәр итүенчә, мондый күренеш полидактилия (артык бармаклар саны, күп бармаклылык) дип атала. Ул генетик рәвештә күчә. Аномалия еш кына хайванның сәламәтлегенә тәэсир итми.

“Исән калмас дип уйлаган идек. Дуняшаны сөт эчертеп үстердек. Хәзер инде аңа айдан артык. Тояклары икешәр булуына карамастан, ул йөгереп йөри. Шаяртып, аңа “безнең мутантыбыз” дип йөртәбез”, – ди Евгения Осипова. 

Чыганак: bashinform.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: