Барлык яңалыклар

Көрәш чемпионы үсмергә колын бүләк иткән (ВИДЕО)

Картәнисе һәм сеңлесе белән яшәгән үсмергә ат хуҗалыктагы малларны көтәр өчен кирәк. 

Көрәш буенча дөнья чемпионы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән малайга колын бүләк иткән. Үсмергә ат хуҗалыктагы малларны карар өчен кирәк.

Әбҗәлил районының Рыскуҗа авылында яшәүче Илдар картәнисе һәм сеңлесе белән яши.  Әниләре 10 ел элек үлгән, әтиләре СВОга киткән. Илдарның өлкән абыйсы да бар. Ул Уфада медикка  укый һәм Илдарга үзенең атында  йөрүне тыя икән. Абыйсы сүзеннән чыкмаган үсмер хуҗалыктагы мал-туарны Бугай кушаматлы яшь үгезгә атланып көткән. Яшь  үгезгә атланган малайны тасвирлаучы видео социаль челтәрләргә эләккән, һәм аны атларда көрәш буенча дөнья чемпионы Галим Яунбаев күреп калган.  

Моны күреп Галимнең йөрәге әрнегән. Шуңа да ул дусты белән бергә Илдарга колын бүләк итәргә уйлаган. Атка Җиңү дигән кушамат такканнар. Хәзер Илдар малларны Җиңүгә атланып көтә, ди. Галим  арытаба да гаиләне ташламаска: төрле тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышырга, Илдарны милли көрәш серләренә өйрәтергә вәгъдә биргән.

Кайсыберәүләрнең бөтенләй таныш булмаган, чит кешеләргә ярдәм кулы сузуларына сокланып карыйм. Аллаһка шөкер, мәрхәмәтле, изгелекле, миһербанлы кешеләр бар бит әле бу дөньяда. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: