Барлык яңалыклар

Париж Украинага гаскәр җибәрерме?

Соңгы атналарда Украина кризисы аеруча кискенләшә башлады.

Париж Украинага гаскәр җибәрерме?
Париж Украинага гаскәр җибәрерме?

АКШ һәм аның яраннары — Европа илләре моңа зур өлешләрен сала. Франция президенты Эммануэль Макронның шапырынуы гына ни тора?! Имеш, Франция Көнбатыш илләре гаскәрләрен Украинага җибәрүне хуплый. Макрон фикеренә караганда, Евросоюз көчле һөҗүмнәр ясау, Украинага урта ераклыкка һәм еракка атучы ракеталар җибәрү өчен, тугызынчы коалиция оештыру турыда килешкән. Русия бу сугышта җиңә алмасын өчен, Франция кулыннан килгән бөтен эшне эшлиячәк, дип тә әйткән Макрон. Украинага гаскәрләр җибәрү турында сөйләшкәннәр, ләкин әлегә уртак фикергә килә алмаганнар, имеш.  НАТОның кайсыбер илләре үзләренең солдатларын Украинага җибәрделәр дә инде дип саный Польша оборона министры Радослав Сикорский. Болар кайсы илләр, Сикорский исемләп атамаган. Исемләп атамаган, ләкин алар ил территориясендә бар дигән.

         Әйткәндәй, шушы көннәрдә Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов үзенең белдерүендә Вашингтонны украин конфликтында фактик катнашуда гаепләде. Америка властьларының Украина армиясенә ярдәм күрсәтү зарурлыгы турындагы белдерүләре шуңа күрсәтә. «Ләкин бу курс алдан күзаллап булмый торган нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге белән куркыныч. АКШның гына түгел, бөтен дөньяның хәвефсезлеге өчен», —диде ул.

         Күптән түгел Үзәк разведка идарәсе җитәкчесе Уильям Бернс Киевка яңа ярдәм күрсәтү Украина Кораллы көчләренә агымдагы ел ахырында һөҗүмне яңа көч белән башларга булышачак дигән фикерен белдергән.  Аның фикеренчә, Кушма Штатлардан күрсәтелгән яңа ярдәм пакеты Киевка 2024 һәм 2025 елларда сугышырга булышлык итә алачак. Алар хәрби ярдәмнәре Украина армиясенә  Кырымга һәм Русиянең Кара диңгез флотына һөҗүм ясау мөмкинлеге бирәчәк дип хыялланалар.

          Парижның Украинага гаскәр җибәрү буенча тырышлыгы киеренкелекне арттырачак кына. Мондый гамәлләр гаять куркыныч һәм аларның көтелмәгән нәтиҗәләргә китерүе мөмкин, дип саный Русия.  

         Хәер, Макронның  белдерүен Франциянең НАТО буенча партнерлары да тәнкыйтьләгән.  Германия, Франциянең үзенең  сәяси көчләре дә Макронның фикерен хупламаган. Франциянең сәяси партияләре лидерлары барысы да Макронны Парижны конфликтка тартып кертүдә, җиңел уйлауда, бу мәсьәләдә парламент белән киңәшләшмәүдә гаепләгән.

         Макронның белдерүеннән соң, ГФР канцлеры Олаф Шольц һәм илнең оборона министры Борис Писториус Германиянең Украинага үзенең хәрби хезмәткәрләрен озатырга җыенмауларын белдергән.  Гомумән, НАТО илләренең берсе дә моны эшләргә җыенмый дигән Шольц.  Моннан тыш, канцлер Украинага ерак арага очучы Taurus канатлы ракетларын озату турында планнары булмавын да әйткән.

         Икенче яктан караганда, шушы көннәрдә Бөек Британия Германиянең Украинага ракеталар озату проблемасын чишәргә ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.  Мәсьәләне чишү өчен Лондон мәкерле һәм хәйләкәр план да корган.  Ул немецларның Taurus ракеталарын үзе өчен сатып алып, үзенең  Storm Sһadow ракеталарын Украинага озатырга әзер. Бу хакта Бөек Британиянең чит ил эшләре министры Дэвид Кэмерон белдергән. Кэмерон Шольцның Киевка Taurusлар тапшырган очракта конфликтның куркынычрак төс алачагы турындагы фикере белән килешмәгән.

         Мәгълүм булуынча, Германия зур келәтләрен Taurusлар белән шыплап тутырган.  600 ракетаның чирек өлешен бүгеннән кулланырга мөмкин диләр. Әгәр аларны Киевка озатканда, Украина Кораллы көчләре алар белән Русиянең ерак тылларына да һөҗүм итә алыр иде дип хыялланалар. ГФР чит ил эшләре министры Анналена Бербок Британиянең ракеталарны алмашу тәкъдимен карарга әзер булуларын белдергән. Канада да үзенең утильгә чыгарылган авиация ракеталарын Украинага тапшыруны хуплаган.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: