Барлык яңалыклар

Израиль Палестинаны юк итмәкче

Кызганычка каршы, Палестинаның Газзә секторында  соңгы вакыйгалар катлаулана бара.

Израиль Палестинаны юк итмәкче
Израиль Палестинаны юк итмәкче

Израиль секторда җан асраучы халыкка азык-төлек ташу юлын япкан. Шулай итеп, Израиль гади халыкны ач тотуны сугыш коралы итеп файдалана. БМОның Иминлек Советы утырышында Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель шулай диде. Бүген Газзәдә 500меңләп кеше ачлык чигендә җан асрый.

         Нетаньяху үткәргән сәясәт белән риза булмаучыларның  арта баруы сәбәпле, Джо Байденга «катлаулы маневрга барырга» — Беньямин белән шәхси мөнәсәбәтләрне өзәргә туры килгән. Әмма шул ук вакытта хәйләкәр Байден  Израильне ХАМАС төркеменә каршы көрәшендә хуплый.

         Байден ил конгрессы каршында чыгыш ясаганда Газзәдәге хәл-вакыйгаларга карата фикерен белдереп болай дигән: «Әгәр киләчәккә карасак, килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы — ике дәүләт төзү».  Моны Израильнең төбәк буенча күршеләре дә, шул исәптә Сәгуд Гарәбстаны да, хуплый.  Байден шулай ук Нетаньяху Израильгә булышудан бигрәк, аңа зарар гына китерә дип саный. «Мин моны зур хата дип уйлыйм», дигән һәм Израиль властьлары гамәлләре аркасында Газзә секторында һәлак булучы бер гаепсез кешеләрнең гомерләренә  карата зуррак игътибар бүләргә чакырган. Атап әйткәндә, АКШ президенты Газзә секторының көньягында урнашкан Рафах шәһәрендә ЦАХАЛ Израиль армиясенең җирдәге операциясе киңәйтелүенә карата каршы чыгыш ясаган.  Рафах шәһәрендә исә миллион ярым палестиналы сугыш утыннан яшеренеп ята.

         Байденның белдерүеннән соң, Беньямин Нетаньяху Израиль халкының үзенең сәясәтен хуплавына сылтанган, шулай ук Байден билгеләгән кызыл сызык аша атлап үтәргә әзер булуын белдергән. «Без Рафахка барачакбыз. Без аңардан баш тартмаячакбыз.  7 октябрь көне башкача кабатланмасын өчен минем дә «кызыл сызык» бар һәм ул беркайчан кабатланмаячак та», —дигән.

 Беньямин Нетаньяху Израиль Газзә секторында ХАМАС радикаль ислам төркеме конфликтында абсолют җиңү юлында тора дип белдергән. Ул оятсызлыкның шулкадәр чигенә җитте ки, ул хәтта җир йөзендә Палестина дәүләте булу ихтималлыгын кире кага. «Без Палестина дәүләтен күрергә теләмибез»,—дигән коточкыч сүзләр әйткән.  Израиль Иордан елгасының көнбатышына таба Палестина җирләре өстеннән контрольлекне тулысынча үзе алырга тиеш дип саный. Ул хәтта моның вакытын да билгеләгән. Хәрби хәрәкәтләр ике айдан артыкка сузылмаячак дигән.

Фото: orientalism.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: