Барлык яңалыклар

Мәче хуҗабикәсен коткарган

Афәрин! 

Белгород өлкәсенең Шебекино шәһәрендә Ачи кушаматлы мәче хуҗабикәсеннән ашарга сорап килгән, аның башына яткан һәм очраклы рәвештә аны  атыш вакытында коткарган. Бу хакта Baza Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма язуынча, 12 март көнне Ачи ачыккан һәм фатирдагыларны уята башлаган. Ул хуҗабикәсе янына килгән һәм аның мендәренә яткан, ятканда йонлач койрыгы белән  аның башын каплаган. Шулчак фатирда тәрәзәләр чатнап ярылган һәм пыяла кыйпылчыклары бинага очып кергән.

Бу тавышка хуҗабикә уянган һәм канга баткан Ачины күргән. Йонлач йорт хайваны һөҗүмне үз өстенә алган – мәче булмаса, пыяла кыйпылчыгы хатынның башына тияр иде. Ачи яраланган, шулай да аның эчке әгъзаларына зыян килмәгән.

Песине ветеринарга илткәннәр, анда кыйпылчыкны алып, бәйләвеч салганнар.

Хуҗабикәсе Ачины көн саен бәйләвечләрен алмаштырырга йөртә һәм махсус диетада тота, дип яза Baza. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: