Барлык яңалыклар

Бәйрәмдә меңнәрчә кеше каза күргән

Каза күрүчеләр саны 2 меңнән арткан.

Бәйрәмдә меңнәрчә кеше каза күргән
Бәйрәмдә меңнәрчә кеше каза күргән

Иранда һәр елны ил календаре буенча (Иран һәм Әфганстан кояш календаре буенча яши) елның соңгы чәршәмбесендә Чахаршәнбе-Сури бәйрәме билгеләнә. Бәйрәмдә милли традицияләре буенча иранлылар учак аша сикерәләр, күңел ачу чараларында пиротехникалар да файдаланалар. Былтыр шушы бәйрәм барышында 1,5 мең кеше каза күргән. Быел исә яраланучылар саны тагын да күбрәк булган – каза күрүчеләр саны 2 меңнән арткан.

Атап әйткәндә, 2100 кеше яраланган, 14 кеше һәлак булан. Каза күрүчеләр арасында 152 кеше аяксыз яисә кулсыз калган, 700-е күзсез калган, 681 кеше пешү-янулар алган.

Фото: ru.armeniasputnik.am

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: