Бәләбәй ЗАГС-ы бүлегендә “Бурый” позывнойлы махсус хәрби операция яугире һәм аның сөйгән яры өйләнешкән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев социаль челтәрдә язган.
Якташыбыз – взвод командиры, кадр офицеры, Казан хәрби танк училищесын тамамлаган, ә аның кәләше чыгышы белән Аксаков авылыннан.
“Тыйнак, гади егетләр, нәкъ шундый кешеләр илебезнең язмышын хәл итә. Алар – кыюлык, каһарманлык һәм илсөярлек өлгесе. Яшьләр үз тормышындагы куанычлы вакыйганы туганнары һәм якыннары белән билгеләде. Тиздән кыска вакытлы отпуск тәмамлана һәм якташыбыз янә алгы сызыкка юл алачак. Мәхәббәтегезне, бер-берегезне саклагыз, корган гаиләгез ныклы булсын!“ – дип язган район җитәкчесе.
Чыганак: БСТ / Яңалыклар.