Хәзерге заманда югары вазифа биләгән хатын-кыз гаҗәеп күренеш түгел. Бүген гүзәл зат вәкилләре эре предприятиеләр белән генә түгел, дәүләтләр белән дә җитәкчелек итәләр. Һәм, әйтергә кирәк, алар бу эшне дә уңышлы башкаралар. Бүген аларның берничәсен исегезгә төшерәбез.
Валентина Матвиенко — Русия
2019 елның 25 сентябрендә Валентина Матвиенконы өченче тапкыр Федерация Советы рәисе итеп сайланды. Ул бу вазифаны 2011 елдан алып били.
Башлангыч белеме буенча фельдшер Валентина Ивановна баш әйләндергеч дәрәҗәдә хезмәт баскычы буенча күтәрелгән. Лениград химия-фармацевтика институтын, СССР компартиясе Үзәк комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр, СССР Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Дипломатия академияләрен тәмамлаган.
1972 елдан алып партия эшендә. Партия эшенең бөтен баскычларын үткән. Бихисап җаваплы вазифалар биләгән. 1991 елдан алып дипломатия хезмәтенә күчә. Русия тарихында чит ил дәүләтендә илчелекне җитәкләгән өченче хатын-кыз. 1994 елга кадәр — Мальта Республикасында. 1997—1998 елларда РФның Греция Республикасында гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле. 1998 елдан алып Русия Хөкүмәтенә эшкә күчә. 1998 —2003 елларда РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Степашин, Владимир Путин, Михаил Касьянов кабинетларында эшли.
2003 елдан — Санкт-Петербург губернаторы. 2011 елның 21 сентябреннән РФ Федерация советы рәисе итеп сайлана. Ул — парламент югары палатасының спикере итеп сайланган беренче хатын-кыз.
Гаилә хәле буенча буенча ялгыз, ире Владимир Матвиенко 2018 елда вафат, улы бар.
Урсула фон дер Ляйен
«Вәт, ичмаса, үрләү!»—дип соклануын һәм гаҗәпләнүен яшерә алмаган НАТОның Европадагы гаскәрләре баш командующие генерал Филип Бридлов ГФРның яңа оборона министры исемен ишеткәч. 2013 елның декабрендә Урсуланың оборона министры вазифасына тәкъдим ителүе, хатын-кызлар армиядә хезмәт иткән, ил белән 8 ел инде Ангела Меркель җитәкчелек иткән алдынгы карашлы Германия өчен дә чын сенсация булган.
2005 елдан алып, Меркель дәүләт белән җитәкчелек иткән чорда, 7 бала анасы һәм белеме буенча табиб , Урсула фон дер Ляйен хөкүмәттә социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнгән. Мәсәлән, ул алга сөргән законнар ярдәмендә балалар бакчаларына акча бүлү арттырылган, керемнәренә карамастан дәүләт яшь ата-аналарга акча түли башлаган. Яшь әтиләргә декретка китү мөмкинлеге тудырылган. Урсула Берлинда карьерасын төзегәндә аның ире 7 баланы үстерүдә төп рольне уйнаган. Ул гаилә һәм хатын-кызлар эшләре; хезмәт министрлыкларын җитәкләгән. 2013 елдан алып Германия оборона министры итеп тәгаенләнгән. 2019 елның 1 декабреннән — Европа комиссиясе рәисе һәм ул бу вазифада беренче гүзәл зат вәкиле. Ул вазифаларын һәрвакыт ирләрчә ныкышмалылык, катылык күрсәтеп башкара.
Джасинда Арден — Яңа Зеландия
Джасинде Арден кешелек тарихында премьер-министр вазифасын биләгән иң яшь хатын-кыз. 2017 елда ант биргәндә аңа нибары 37 яшь була. Сәясәткә лейбористлар партиясе яклы булган түтие аркылы килә. Үсмер чагында лейбористлар партиясенә керә. Яңа Зеландия парламенты штабында, аннары ил премьер-министры Хелен Кларк канцеляриясендә эшли. Аның сәяси программасының төп пунктлары экологияне яклап, ярлылыкка каршы көрәш, йөзләрчә мең кешеләргә социаль торак бирү. Арден шулай ук Беназир Бхуттодан соң (Пакистан премьер-министры) дәүләт башлыгы вазифасында бәбиләгән икенче дәүләт башлагы. Шунысы кызык, Джасинда баласын карарга кеше ялламый. Шуңа күрә аның кызы Нив Те Ароха күп утырышларда «катнашып» өлгергән.
Сиомаро Кастро — Гондурас
2022 елның гыйнварыннан Гондурас президенты вазифасын били. Сиомара Кастро — илнең бәреп төшерелгән президенты Мануэль Селайиның тормыш иптәше. Президент кәнәфиен биләгәнгә кадәр Кастро социаль үсеше программасы белән җитәкчелек иткән, БМОда эшләгән. Тормыш иптәше президентлыктан бәреп төшерелгәннән соң дәүләт борылышына каршы тору хәрәкәтен җитәкләгән.
Сандра Мейсон— Барбадос
Сандра Мейсон Барбадос тарихында бердәнбер һәм беренче хатын-кыз президент. 2020 елда Барбадос властьлары монархиядән, ул чакта Бөек Британия королевасы Елизвета IIне дәүләт башлыгы итеп танудан баш тартулары турында игълан итәләр. Президент булып сайланганга кадәр Сандра Мейсон Барбадос генерал-губернаторы вазифасын биләгән.
Каталин Новак — Венгрия
2021 ел ахырында Каталин Новак президент сайлауларында илдә өстенлек итүче партиядән кандидат итеп тәкъдим ителә. 2022 елның мартында Венгрия президенты итеп сайлыйлар. Каталин Новак шулай ук Венгриядә беренче хатын-кыз-президент булып санала.
Майя Санду— Молдавия
2020 елның декабереннән Молдова Республикасы президенты вазифасын били. Нәтиҗәдә ил тарихында Молдавия хөкүмәтен хатын-кыз җитәкли башлый. Санду АКШта Гарвард инстиуты магистратурасын тәмамлаган. Актив сәяси эшчәнлегенә кадәр Вашингтонда бөтендөнья банкы директоры киңәшчесе булып эшләгән. 2012 елдан алып Молдавиядә аңа кадәр Санду хөкүмәттә мәгариф министры, парламент депутаты, премьер-министр вазифаларын биләгән.
50 яшьлек Санду кияүгә чыкмаган, балалары юк.
Хәлимә Якоб — Сингапур (2017-2023)
Хәлимә Якоб — Сингапурның беренче хатын-кыз президенты. Ул бу вазифаны 2017 елның сентябреннән алып 2023 елның сентябренә кадәр били. Илдә президент вазифасына башка кандидатларны сайлауларга кертмәү сәбәпле Хәлимә автомат рәвештә президент итеп игълан ителә. Аңа кадәр Хәлимә Сингапур парламенты рәисе вазифасын башкарган.
Кияүдә, 5 баласы бар.
Саломе Зурабишвили – Грузия
70 яшьлек Саломе Зурабашвили — Грузиянең беренче хатын-кыз президенты. Ил белән 4 ел җитәкчелек итә. Саломе Парижда грузин эмигрантлары гаиләсендә туган. Парижда сәяси фәннәр институтын тәмамлаган. Шулай ук АКШта Колумбия университетында белем алган. Сәяси карьерасын Көнбатышта төзи башлаган. Ул Франция чит ил эшләре министрлыгында, Франциянең Италиядәге, АКШ һәм Чадтагы илчелекләрендә эшләгән. 2003 елда Зурабишвили Франциянең Грузиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләнә. 2004 елда Грузияның элеккеге президенты Михаил Саакашвили аны чит ил эшләре министры вазифасына тәгаенләгәч, тарихи ватанында карьерасын төзи башлый.
.2010 елда илдә демократия юк дип сәясәттән китә. 2018 елда Грузиядә үткән президент сайлауларында җиңү яулый. Кызганычка каршы, Русиягә дустанә карашта түгел.
Саломе Зурабишвлиның беренче никахыннан ике баласы бар. Икенче ире журналист Жанри Кашия, ул 2012 елда вафат булган.
Санна Марин — Финляндия (2019—2023)
2019 — 2023 елларда Финляндия премьер-министры вазифасын башкарган Санна Маринны да искә төшерик. Саннаның сәяси карьерасы иртә башлана. Депутат буларак, 27 яшендә Тампер шәһәр советына керә. Ике елдан соң совет белән җитәкчелек итә башлый.
2019 елда илнең транспорт һәм элемтә министры вазифасын башкара башлый. 2019 елның көзендә илдә забастовкалар башлана һәм шул сәбәпле илнең элеккеге премьер-министры Ринне отставкага китә. Декабрьдә Санна хөкүмәт рәисе вазифасына сайлана. Нәтиҗәдә, ул дөньяда иң яшь
(34 яшендә) премьер-министр булып таныла.
2022 елда Санна Финляндиянең НАТОга керәчәге турында белдерә. Кияүдә.
Вьоса Османи — Косово президенты
40 яшьлек Вьоса Османи бер ел инде Косово белән җитәкчелек итә. Ул Приштин университетын бакалавр дәрәҗәсендә тәмамлаган. Аннары АКШның Пенсильвания штатындагы Питсбург университеты магистратурасын тәмамалаган. Юридик фәнннәр докторы.
Вьоса инглиз, испан, серб һәм төрек телләрендә иркен сөйләшә.
Укуын тәмамлаганннан соң университетта укыта, 2010 елда исә Косово парламенты депутаты итеп сайлана. 2010 елда Косова парламенты спикеры итеп сайлана.
Игезәк кызлары бар.
Катерина Сакелларопулу — Греция
2020 елда Греция тарихында беренче тапкыр ил белән хатын-кыз җитәкчелек итә башлый — Катерина Сакелларопулу президент кәнәфиенә утыра. Катерина Афина милли университетының юридик факультетын тәмамлаган. Париж университетында белемен тагын да ныграк камилләштерә. 2018 елда Греция югары административ судының дәүләт советы рәисе итеп тәгаенләнә. Ул бу дәрәҗәдә дә сайланган беренче хатын-кыз-рәисе була.
66 яшьлек Сакелларопулуның беренче иреннән баласы бар. Әлеге вакытта икенче никахта тора.
Литва премьер-министры Ингрид Шимоните
1974 елда Вильнюста туган. Вильнюс университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Икътисад магистры дәрәҗәсен алган. Икътисад тармагында эшләп, хезмәт баскычы буенча күтәрелә-күтәрелә, 2009 елда илнең Финанслар министрлыгын җитәкли башлаган. 2016 елда Сейм ягъни ил парламенты депутаты итеп сайлана. Янә партия баскычы буйлап үрли башлый. Нәтиҗәдә 2020 елда парламент сайлауларында Шимоните җитәкләгән Литва христианнар партиясе җиңү яулаганнан соң 2020 елның 25 ноябрендә ил президенты Гитанас Наусед үзенең декреты белән Инград Шимонитены Литва премьер-министры вазифасына тәгаенли.
Латыш, рус, инглиз, поляк, швед телләрен белә. Кияүдә түгел, балалары юк.
Зузана Чапутова — Словакия
Зузана Чапутова 2019 елның мартында президент сайлауларының икенче турында җиңү яулый. Нәтиҗәдә бу вазифада беренче хатын-кыз була. Ул Братислава университетының юридик факультетын тәмамлаган. Президент вазифасына кадәр адвокат, булып эшләгән. Чапутова либераль кыйммәтләр, ришвәтчелеккә каршы, евросоюз белән интеграция яклы чыгыш ясый.
49 яшьлек Зузананың элеккеге никахыннан ике кызы бар.