Космоста булу гасырлар дәвамында кешелекнең хыялында яшәде. Ниһаять, 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин беренче очыш ясады. Совет космонавтларының уңышлы очышларыннан соң, Сергей Королевның хатын-кызны космоска җибәрү идеясе барлыкка килә.1963 елның 16 июнендә Восток-6 космик корабында Валентина терешкова космоска очты.
Беренче космик очышлар СССР һәм АКШ арасында булган каты көндәшлек шартларында булды. Советлар Союзы Американың "хатын-кызлар командасын" әзерләүе турында мәгълүмат алгач, Никита Хрущев Совет хатын-кызлары арасында сайлаа алу үткәрергә куша.
Космоска беренче булып хатын-кыз роленә гариза бирүчеләр бик күп була.Булачак хатын –кыз косманавтны парашютчы кызлар арасыннан сайлыйлар. 800 кешенең 30сы "финалга" чыга. Алар хәлиткеч очышка әзерләнә башлыйлар. Әзерлек барышында иң яхшы биш кандидат сайлап алына. Әйтергә кирәк, сәламәтлек торышы күрсәткечләре буенча Валентина Терешкова бу рейтингта беренче булмый.
Кызлар катлаулы сынаулар аша үттеләр. Психологик тестлар үткәрелде: хатын-кызларның космоста үзләрен ничек тотачагын аңлау мөһим иде .
Космоска кем очачагын Хрущев үзе хәл итте. Валентина Терешкова үз хезмәте белән бар нәрсәгә ирешкән "халык кызы" идеалына бик туры килде. Валентина гади гаиләдән, авылда туган һәм туку фабрикасында эшли..Бер сүз белән әйткәндә, таләп теләгән идеалга тулысынча туры килде.
Терешкованың ике дубляры була.
Валентинаның туганнарына аның очышы турында ул тәмамлангач кына хәбәр итәләр. Бу турыдагы мәгълүмат каты сер итеп саклана, чөнки очышның ничек тәмамланачагын берәү дә алдан белми. Терешкова якыннарына ярышларга барам дип әйтә, очыш турында алар радио аша ишетә.
Корабль белән идарә итүдә башта ук хата җибәрелә. Төшәсе урынга, “Восток -6” , киресенчә, күтәрелә, шул сәбәпле Терешкова Җиргә якынаймый, ә ерагая бара. Бәхеткә, җирдә әлеге хәлдән чыгу юлын табалар. Бу хәл озак вакыт сер булып кала.
Терешковага очыш авыр бирелә. Җиргә төшкәннән соң икенче тәүлектә каты баш авыртуы күзәтелә, аш кайнату системасында проблемалар туа.
Аның Җиргә төшеп утыруы турындагы кадрлар соңыннан, икенче көнне төшерелә. Бу аның үзен начар сизүе белән бәйле була.
Валентина Терешкова – космоска ялгызы очкан бердәнбер хатын-кыз. Аңардан соңгы хатын-кызлар барысы да космоска экипаж составында очтылар.
Сергей Королев аның очышыннан соң : “Мин исән чакта бер хатын-кыз да космоска очмаячак”,- дигән. Һәм бу шулай килеп чыга да. Икенче хатын-кызның космоска очышы 19 елдан соң гына булды.
Терешкова очышлар дәвам итәргә бик теләгән, хәтта кире әйләнеп кайту мөмкинлеге булмаган хәлдә Марска очарга да риза булган, дип язалар.