Бәби табу буенча рекорд куйган ана – бөекбританияле Элизабет Грихилл. Ул 38 тапкыр бәбәй тапкан: 7 малай һәм 32 кыз баланы дөньяга китергән.
Иң күп балалы ана – рус крестьяны Фёдор Васильев хатыны. Рәсми кәгазьләргә теркәлгән мәгълүматларга караганда, ул 1725 елдан 1765 елгача 69 бәби тапкан. 27 мәртәбә бәбиләп, дөньяга парлы 16 игезәк, 7 мәртәбә өчәрле игезәк, 4 мәртәбә дүртәр игезәк тапкан.
Иң зур баланы 1955 елда итальян хатыны Кармелина Феделе дөньяга китерә: малайның буе – 76 сантиметр, ә авырлыгы 10,2 килограмм була.
Җир йөзендә иң яшь әни дип Перудан биш яшьлек Лина Медина исәпләнә. 1939 елда ул «кесарево сечение» ярдәмендә 2 кило 700 граммлы малай тудыра.