Дөньяда ниләр бар?
6 март 2024, 08:06

Суга кытлык кичерә башлаган

Каспий диңгезе суын тазарта башлаганнар.

Суга кытлык кичерә башлаганСуга кытлык кичерә башлаган
Суга кытлык кичерә башлаган

Су кытлыгы аркасында Әзербайҗан Каспий диңгезе суын төчеләндерә башлаган. Төчеләндерелгән диңгез суын арытаба техник максатларда кулланмакчылар. Техник суны сәнәгатьтә һәм декоратив яшелләндерүдә файдалану мөмкин булачак, дип аңлата белгечләр.
Каспий диңгезе суын берничә көн элек тазарта башлаганнар. Суны тоздан арындыру, гомумән, суны тазарту эшендә 14 чит ил компаниясе катнаша.
Әзербайҗан су ресурслары дәүләт агентлыгы рәисе Заур Микаилов белдерүенчә, климат үзгәрүе аркасында Әзербайҗан су ресурсларына каты чикләү кичергән илгә әверелгән. 2022 ел белән чагыштырганда, җир өслегендәге су ресурслары 30дан 17 миллиард кубометрга кимегән.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас