Украина конфликтында Киев ягында 20 меңгә якын чит ил наемнигы катнаша, шулай дип язып чыккан “Вашингтон пост” басмасы.
Европаның кайсыбер илләре Украинага наемниклардан тыш, хәрби күнекмәләргә өйрәтү һәм техник ярдәм күрсәтү өчен хәрби советниклар да җибәргән, “Халыкара легион фронтның барлык линиясенә урнаштырылган һәм иң каты сугышларда катнашкан”, – ди материал авторлары.
Шушы көннәрдә РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Украина ягында сугышчы 46 дәүләттән булган 590 наемникка карата җинаять эше кузгатылуын белдерде. Алар арсында АКШ, Грузия, Бөек Британия, Израиль, Германия, Литва һәм Латвия гражданнары бар.
Фото: mk.ru