Кемерово өлкәсендәге романтик ир подъездга ак ат җитәкләп килеп кергән. Ул шулай сөйгәнен аптыратмакчы булган.
SHOT Tелеграм-каналы бастырган видеодан күренүенчә, төнге сәгать өчтә “принц” малкайны подъездга чак-чак алып керә.
Ат белән “принц” подъезддан ары фатирга керә алмас дип уйлагандыр күпләр. Әмма Осинники шәһәрендә яшәүче Серёга моны булдырган! Мөгаен Кузбасс “принц”ының бу гамәлен беркем кабатлый алмастыр.
Ул моны сөйгәне Катясы алдында гафу үтенер һәм якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлау ниятеннән эшләгән. Фатир бүлмәсенә кереп туктагач, ул баланы да сөйгәнен дә таң калдырган. Ат исә ике сәгатьләп фатирда торган.
Әле ярый әле ул йомышын фатирда йомышламаган, моны ул подъездга керер алдыннан эшләп өлгергән.
Серёга белән Катяның күршеләре сөйләвенчә, ат бишенче каттагы фатирга менгәнче подъездда дөбер-шатыр тавышлар килгән. “Катя! Катя!” – дип кычкырган “принц”. Йокысыннан уянган Катя, бу тамашаны күреп, телсез кала язган. Шулай да бераз “төшергән” Серёга аны “бар да контрольдә” дип тынычландырган.
Катя белән Серёга соңгы айларда даими ызгышып яшәгән. Күршеләре еш аларның талашкан тавышларын ишеткән, полиция дә чакырткалаганнар. Шушы көннәрдә ир белән хатын янә гаугалашкан. Бу хәлдән соң, моңа кадәр фермада эшләгән ир, эш урыныннан ат ияртеп кайтып, хатынын гаҗәпләндерергә уйлаган.
Ирле-хатынлы арендалап торган фатир хуҗасы Катяга ультиматум куйган: я ул фатирда бала белән генә яшәп калачак, я бөтенләй яшәмәячәк. Әмма “принц”ка анда урын юк.
SHOT Tелеграм-каналына сөйләвенчә, Екатерина яңа фатир эзләячәк, чөнки Серёгасын ташларга җыенмый, ул аны ярата. Аларның соңгы талашулары көнчелек аркасында килеп чыккан: Сергей Катяның телефонында аның элекке иренә бер ай элек яздырып җибәргән аудиохәбәренә тап булган.
Атны да тышка чыгарганнар, “принц”ны полициягә алып киткәннәр. Моңа кадәр ир белән хатын тагын ике сәгатьләп талашкан. Шулай да Катя ирен гафу иткән. Ярата, күрәсең...
Чыганак: SHOT Tелеграм-каналы.