Дөньяда ниләр бар?
5 март 2024, 04:42

Балбес иптәшләрен дошман дроныннан коткарган

Этнең кушаматы шаярулы булса да, ул акыллы хайван булган.

Дмитрий Зименкин.Дмитрий Зименкин.
Фото:Дмитрий Зименкин.

Махсус хәрби операциядә Херсон юнәлешендә Русия  хәрбиләрен ВСУ дронынннан коткарган Балбес кушаматлы маэмайның гомеренең соңгы минутлары видеога эләккән. Роликны хәрби корреспондент Дмитрий Зименкин үзенең Телеграм-каналында урнаштырган.

Кадрларда маэмайның башы каты яралануы күрә алабыз. Видеоролик ахырында РФ Кораллы көчләре  дронының  Украина хәрбиләренә “Балбестан сәлам” дип язылган снаряд ыргыта.

Зименкин сөйләвенчә, алгы сызыкта солдатлар белән яшәгән чорда эт Русия  хәрбиләренең  камикадзе-дроннарыннан качуына игътибар иткән һәм  “кош”ларны  хәвеф буларак бәяли башлаган. ВСУның чираттагы беспилотнигы безнекеләрнең позицияләренә очып килгәч тә Балбес яшеренергә ашыкмаган, ул, иптәшләрен сакларга теләп, соңгы яуга кергән: очучы аппаратны тешләп,  арытаба яши алмас дәрәҗәдә яраланган.

Дүрт аяклы герой батырлыгы алдында баш иябез. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас