Дөньяда ниләр бар?
4 Марта 2024, 07:17

Венгрларга янау хатлары килә

Журналистлар күзаллавынча, мондый хәбәрләрне этникара җәнҗал чыгару максаты белән тараталар.

Венгрларга янау хатлары киләВенгрларга янау хатлары килә
Венгрларга янау хатлары килә

Карпат тавы аръягында яшәүче Украина гражданнары — милләтләре буенча венгрлар — илдән чыгып китәргә кушылган янау хатлары ала башлаган.

Журналистлар күзаллавынча, мондый хәбәрләрне этникара җәнҗал чыгару максаты белән тараталар. Хатлар Кыргызстан, Казахстан, Босния һәм Герцеговина мобиль операторлары номерларыннан килә икән.

Билгеле булуынча, Венгрия Украинадагы конфликтның ике еллыгына багышланган уртак белдерүгә кул куйдыртмады. Моннан тыш, Венгрия премьер-министры Виктор Орбан хәрби конфликтта Украина Русияне җиңә алмаячак, ди.  Вакыйгаларны дипломатик юл белән чишәргә кирәк, чөнки Көнбатыш Украинага никадәр хәрби ярдәм күрсәтмәсен, ул барыбер Мәскәүне җиңә алмаячак дип саный ул.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас