Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә көчле җир тетрәү булган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Көндезге уникенче яртылар тирсәендә халык җир тетрәвен сизә башлый. Шунда ук кисәтү сиренасы эшли башлый, кешеләр урамга чыгып йөгерә.
Сәгать ярым үткәч сәгать берләрдә тагын бер тетрәү булган, ансы көчсезрәк иде, диләр. Кешеләр арасында урамда эшләгән сиреналар күбрәк курку тудырган. Шунда ук хастаханәләрдә, мәктәпләрдә эвакуция башланган.
Эпиүзәкнең Алма-Ата шәһәреннән 31 чакрым ераклыкта икәнлеге шунда ук билгеле. Ул ике тау арасында урнашкан. Күп биналарда тәрәзәләр ватылган, стеналарда ярыклар барлыкка килгән. Властьлар бутен биналарга да тикшерү үтәчәген әйткән.
Тулырак: www.kp.ru