Украинага ярдәм күрсәтү буенча Парижда үткән конференциядә Франция президенты Эммануэль Макрон Евросоюз гаскәрләренең Украинага юллануы ихтимал дип белдергән.
Коры җир гаскәрләрен озату буенча уртак фикергә килмәсәк тә, моның ихтималлыгын күз уңыннан ычкындырырга ярамый дип шапырынган Макрон.
Франция премьер-министры Габриэль Атталь, Макронны куәтләп, француз хәрбиләрен Украинага җибәрү яклы фикерен яңгыраткан. «Конфликтның Европа Союзы ишек төбендә баруын искә алганда, бу хәлнең булуы бик мөмкин»,— дигән ул.
Франция, бик очынса да, Евросоюзның берничә иле аның фикерен бөтенләй хупламый. «Көнбатыш сәясәтчеләрнең Париждагы конференциядә яңгыраган фикерләреннән тәннәр чымырдап китә. Кызганычка каршы, конференциядә тынычлык турында бер генә сүз дә әйтелмәде»,— дигән Словакия премьер-министры Роберт Фицо.
Иң беренче булып, Чехия премьер-министры Петр Фиала илнең хәрби хезмәткәрләрен Украинага озатмаячакларын белдергән. Польша оборона министры урынбасары Цезарий Томчик шулай ук республиканың әлеге инициативада катнашачагын расламаган. Моннан тыш, Швеция премьер-министры Ульф Кристерссон ил гаскәрләрен Украинага җибәрмәячәкбез, дигән. Венгрия дә Украинага үзенең гаскәрләрен җибәрүгә каршы. Конфликтны тирәнәйтмәс өчен, Венгрия хөкүмәте Украинага корал да, солдатлар да җибәрергә җыенмый, дип белдергән чит ил эшләре министры Петер Сийярто. Германия канцлеры Олаф Шольц шулай ук ЕСның да, НАТОга кергән илләрнең дә үзенең гаскәрләрен Украинага озатырга җыенмауларын әйткән.
Әлбәттә, Франциянең үзендә дә Макронның тәкъдимен катгый тәнкыйтьләп чыкканнар. Франция президентын акылсыз дип атап, француз гаскәрләрен Украинага җибәрү Өченче бөтендөнья сугышына китерәчәк дип кисәткәннәр.
Әлбәттә, мәсьәлә буенча Кремль дә фикерен белдерде. «Көнбатыш илләренең Украинага гаскәр җибәрү планы Русия белән НАТОны котылгысыз конфликтка китерәчәк. Бу очракта сугыш ихтималлыгы турында түгел, ә аның котылгысыз булачагы турында сөйләргә кирәк. Менә шулай бәяләячәкбез. Бу илләр үзләре дә дөрес бәяләргә һәм үзләренә отчет бирергә тиешләр», — ди Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Фото: rbc.ru