

Новосибирск өлкәсендә бодай басуына төшеп утырган "Уральские авиалинии" самолетын якындагы авылда экспонат буларак урнаштырырга телиләр.
Убинский районы хакимияте башлыгы Олег Конюк самолетны металлоломга кискәләүләрен теләмәвен белдергән. Ә менә очкычны авыл уртасына алып чыгып урнаштырып, экспонат иткән хәлдә теләгән һәркем аны килеп күрә алыр иде. Аварияле төшеп утыру нәтиҗәсендә барысының да исән калуы - зур вакыйга, түрә сүзләренчә.
"Уральские авиалинии" компаниясендә чиновник сүзләренә карата бер фикер дә әйтмиләр, чөнки бу очрак буенча тикшерү тәмамланмаган әле. Шуңа да очкычның алдагы язмышы турында сөйләү иртәрәк.
Узган елның 12 сентябрендә Омскига төшәр алдыннан очкычның гидравлика системасы сафтан чыккан. Пилотлар Омск аэропортына төшмәскә карар кабул итә, чөнки алар очу-утыру полосасы озынлыгы җитмәс дип хафалана, югыйсә бу афәткә китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә самолет Новосибирскига таба оча, ләкин юлда ягулык бетә, шуңа күрә аны ашыгыч рәвештә басуга утыртырга туры килә. Барлык пассажирлар да самолеттан эвакуацияләнә, соңрак авиакомпания һәм страховка компаниясе аларның һәрберсенә 100 мең сум акча түләгән.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.