Дөньяда ниләр бар?
27 февраль 2024, 08:05

Сәүдә юлында киртәләр

 Русия товарларын Иран аша Азия илләренә ташуны үстерүгә катлаулылыклар комачаулый.

Сәүдә юлында киртәләрСәүдә юлында киртәләр
Сәүдә юлында киртәләр

Русия товарларының Азия илләренә озатуга транспорт мәсьәләләре комачаулый дип белдерә экспертлар. Үзәк Азия, Фарсы култыгы һәм Һинд океаны дәүләтләренең сату базарлары гаять киң: 2030 елга кадәр  бу зонага ашлык һәм он экспортын 30 миллион тоннага кадәр җиткерү күзаллана.

         Әфганстан, Иран, Ирак һәм Пакистан халкын бергә кушканда 400 млн. кеше тәшкил итә. Ләкин Азия илләренә Русия товарларын Иран аша ташуны үстерүгә катлаулылыклар комачаулый. Мәсәлән, Иран белән экспорт-импорт товарларына һәм логистика хезмәтләренә исәп-хисаплар гарәп хаваласы системасы буенча (финанс отчеты төземичә үзара исәпләшү) алып барыла.  Шул ук вакытта Азиянең бу иле нигездә тере акчалар белән эшләүгә өстенлек бирә.

         Иран аша товар озатуга инфраструктура дефициты һәм Каспий диңгезе портларының саегуы да комачаулый.  Бүген Махачкала һәм Бакудагы портлар гына калган. Ә Әстерхандагы Солянка портын Иран 2015 елда сатып алган. Шул сәбәпле ул үзе өчен файдалы шартларны үзе билгели.

Фото: goodfon.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас