Чехия махсус хәрби операция башланган вакыттан алып илгә килгән Украина качакларына 16,33 млрд. крон (710 млн. долларга якын) гуманитар ярдәм күрсәткән. Бүген Чехиядә 383 мең Украина качагы яши икән.
Чехиянең Чит ил эшләре һәм илнең Хезмәт министрлыклары белдерүенчә, качакларның күбесе эшли, салым һәм страховка взносларын түли. Шулай булуга карамастан, Чехия властьлары туган җиренә кире кайтып китәргә теләгәннәрне кушкуллап кайтарып җибәрергә әзер. Бу җәһәттән ил президенты Петр Павел өстәмә финанс ярдәме бүлү турындагы законга кул куйган.
Фото: mykaleidoscope.ru