Дөньяда ниләр бар?
26 Февраля 2024, 10:39

Нәни Макс СВОдагы хәрбиләребезгә үзенчә ярдәм итә

Тизрәк бетсен иде сугышлар...

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

“Сәләм” тапшыруының туры эфирында  Башкортстанның  ЦУР, Октябрьский шәһәре мэры Алексей Пальчинскийга сылтанып, махсус хәрби операциянең алгы сызыгында солдатларның  көнкүрешен җиңеләйтүче  Макс кушаматлы мәче турында күрсәтте.

Хәрби уставта тычканнар белән көрәшүче дигән вазифа юк, әлбәттә. Ә менә тормышта андыйлар бар. Менә, таныш булыгыз, мобилизацияләнгән хәрбиләребезнең  кечкенә ярдәмчесе –  Макс, тычкан һәм күселәрне юк итүче. Ул монда берүзе түгел. Әнә алар, эштән соң арып-талып, хәл җыялар. Күрүегезчә, фронтта – һәркемнең үз бурычы. Шуңа безгә дә тылда кул кушырып утырырга ярамый. Үзебезнекеләргә ярдәм итүне, яңа гумконвой җыюны дәвам итәбез”, – дип язган шәһәр башлыгы социаль челтәрләрдә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас