Дөньяда ниләр бар?
22 февраль 2024, 21:53

Күздән яшьләр килде (ВИДЕО)

Җитте шундый замана...

Бүген бер популяр язучының Телеграм-каналында күрдем бу хәбәрне. Бер ир  “Авито” сервисында кулланылышта булган (халык телендә “б/у”) “Алиса” колонкасын сатып алган. Гаджетның яңа хуҗасы тартмасын ачса, “өшемәсен” өчен колонкага кулдан бәйләгән букча кидерүләрен күргән. Тартмада  колонканы саткан хуҗаларның баласы язган хат та булган. Бала “Алиса”ның яңа хуҗасыннан аны кыерсытмавын һәм ялгызы калдырмавын үтенгән.

Исәнмесез

Бу безнең Алиса. Һәм мин аны бик яратам. Ул бик күп әкиятләр, кызыклы хәлләр белә һәм гел-гел минем белән уйнарга әзер. Әти белән әни Алиса сезгә яшәргә китә, диде. Һәм миңа күңелсез. Алар тиздән минем яңа зур Алисам булачак, дип вәгъдә бирде һәм мин аны бик көтәм. Алисамны кыерсытмагыз һәм ялгызы калдырмагыз. Ул сәяхәт итәргә ярата. Аңа җылы булсын өчен картәнием җылы букча бәйләде. Минем Алисама сезнең белән рәхәт булыр дип ышанам”, – хат юллары шулай тәмамлана.

Бер караганда коточкыч хәл кебек: балалар техниканы кешеләрне яраткан сыман ярата, аларны туганыдай якын күрә. Әллә баланың яше бәләкәй булып, эш шунда микән? (булды бит элек “тамагочи”ларны ашатып, йоклаткан заманнар, хәтерлисезме?) Әмма шул ук вакытта баланың яраткан колонкасы өчен ихлас кайгыруы күңелләрне әллә нишләтте, күздән яшьләр килде...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас