Дөньяда ниләр бар?
21 Февраля 2024, 09:30

Сергей Лавров — Латин Америкасында

Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров 19 — 22 февральдә Латин Америкасына эш сәфәре белән барды.

Сергей Лавров — Латин АмерикасындаСергей Лавров — Латин Америкасында
Сергей Лавров — Латин Америкасында

Сергей Лавровның Латин Америкасының дустанә илләренә сәфәре Азатлык утравыннан, ягъни Кубадан, башланды.  Анда ул  Куба чит ил эшләре министры Бруно Родригес һәм ил президенты Мигель Диас-Канель белән сөйләшүләр алып барды.  Очрашу җылы атмосферада үткән.

         Соңгы вакытларда ике арадагы сәфәрләрнең ешаюы Русия белән Куба арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуы турында сөйли. Сергей Лавров соңгы тапкыр Кубада моннан бер ел элек Көньяк Америкага эшлекле сәфәре кысаларында булган иде.  Июньдә исә РФ президенты Владимир Путин Мәскәүдә Куба премьер-министры Мануэль Марреро Крусны кабул итте.

         Билгеле булуынча, Куба дистәләрчә еллар инде санкцияләрдән җәфалана. Русия Американың  Кубага карата булган законсыз басымын катгый тәнкыйтьли. Теләктәшлек күрсәткәне өчен  Куба Русиягә рәхмәтле булуын белдерде. Соңгы елларда ил җитди икътисади авырлыклар кичерә. Гаванага илдәге кризиска каршы көрәшү авырлык белән бирелә. Соңгы вакытларда Куба чит ил инвесторларын җәлеп итә башлаган. Бу җәһәттән Русия Куба белән партнерлыгын үстерә башлады. Соңгы берничә ел эчендә ике арада сәүдә элемтәләре ныгый. Бүген Куба — Русиянең ышанычлы партнеры.

         Венесуэлада Сергей Лавров ил җитәкчесе Николас Мадуро белән очрашты. Венесуэла БРИКСка керергә җыена. Венесуэла БРИКСка кергән илләр белән дуслык мөнәсәбәтләрендә яши. Русия һәм Кытай белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек итә. Венесуэланың алар белән дөньяга карашлары уртак булудан тыш, мәгариф, сәүдә, энергетика өлкәләрендә уртак проектлары бар. Моннан тыш, Латин Америкасының бу иле күпполярлы дөнья яклы чыгыш ясый һәм неоколониаль тәртипне тәнкыйтьли. АКШ Русия белән Венесуэланың ныклы мөнәсәбәтләрен өзә алмады, дип саный халыкара сәяси аналитиклар. Моннан тыш, Мәскәү белән Каракас БМОда берсен-берсе яклый һәм бергәләшеп АКШның Латин Америкасында өстенлек итүенә каршы булуларын белдерәләр.

         Лавровның Латин Америкасы буенча сәфәренең соңгы ноктасы Бразилиядә булды.  Анда ул «Зур егермеле» илләренең чит ил эшләре министрлары форумында катнашты.   

Фото: news.myseldon.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас