17 гыйнварда Русия оборона министры Сергей Шойгу РФ президенты Владимир Путинга Донецк Халык Республикасындагы Авдеевка шәһәрен тулысынча яулап алу турында җиткерде. Генерал-полковник Андрей Мордвичев командалыгындагы «Үзәк» гаскәрләре төркемнәре 8,6 километр шәһәр эченә кергән. Азат ителгән территориянең гомум мәйданы 31,75 квадрат километр тәшкил итә. Билгеле булуынча, Авдеевка Украина армиясенең бик көчле оборона узелы булды.
Русия Оборона министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, Украина армиясе 1,5 мең сугышчысын югалткан. Әлеге вакытларда анда саперлар шартлату предметларына юллар һәм территорияләрне тикшерәләр.
Украина кораллы көчләре камауда калмас өчен Авдеевкадан чыгарга мәҗбүр булды, дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский. Украина армиясе Авдеевкадан чыкканнан соң оборона тотуның яңа чикләрендә: Новобахмутовка, Ласточкино һәм Первомайское шәһәрләрендә урнашкан.
Америка властьлары Украина кораллы көчләренең Авдеевкадан чигенүен «Конгрессның кул кушырып утыру бәясе» дип карый, дигән АКШ Милли иминлек советының матбугат секретаре Эдриен Уотсон.
Фото: МКRU