18 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин КХДР лидеры Ким Чен Ынга «Aurus» автомобиле бүләк итте. Бу бүләк дуслык мөнәсәбәтләрен раслый дип белдерде Төньяк Корея.
Тик Путинның бу бүләге аларның күршеләре Көньяк Кореядә борчылу тудырган. Алар шунда ук БМОның Төньяк Кореягә карата кабул ителгән санкцияләрен БМО әгъзалары булган бөтен дәүләтләр дә катгый сакларга тиеш, дип белдергән. Без Мәскәү белән Пхеньян хезмәттәшлеген күзәтүебезне дәвам итәчәкбез дигәннәр.
Русия Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Көнья Кореянең Путин бүләгенә карата дәгъва белдерүенә җавап бирде. «Сеулның КХДРга карата төп санкцияләрне саклау буенча сораулары булган очракта микрофонга йөгермәскә, ә БМО Иминлек Советының санкцияләр комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк»,— дигән Захарова «Телеграм-канал»дагы сәхифәсендә.
Ул шулай ук «халыкара хокук чисталыгын кайгыртучыларга» «Көнбатышның санкцияләр сугышы» турында исләренә төшерү мөһимлеген билгеләгән. Аның фикеренчә, халыкара хокукны алар үзләре үтерә һәм бөтен дөнья буенча кешеләрне азык-төлектән һәм дарулардан мәхрүм итә.
«Башка илләр белән законлы сәүдә мөнәсәбәтләрен бозуга ирешү өчен Вашингтонның Сеулга нинди басым ясавын белү кызыклы булыр иде», дип тә өстәгән илче.
Фото: auto.mail.ru